Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «С» кибетләрендә спиртлы продукцияне ваклап сату очраклары ачыкланды:
- йөз тиресен карау өчен «95 процентлы антибактериаль лосьон» составында этил спирты 75 процентка кадәр, һәркайсының сыйдырышлылыгы 100мл, 4х100мл җыелмасы өчен 125 сум 00 тиен.
Ике кибеттә алынган продукциянең гомуми күләме 10288 шешә (1028,8 литр) тәшкил итә.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясының 3 өлешендә каралган (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу).
Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре документаль тикшерүләр үткәрделәр, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзеләчәк.