Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль бүлеге белгече белән берлектә Түбән Кама районының «1 номерлы Кама Аланы урта мәктәбе» МББУда укучылар өчен «Акыллы кулланучы» дип аталган дәрес үткәрделәр. Дәрес барышында түбәндәге сораулар каралды:
- кем ул акыллы кулланучы, товар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк;
- сыйфатсыз товар сатсалар, нишләргә;
- азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алганда нинди кагыйдәләргә буйсынырга кирәк;
- продуктның җитештерү стандартларына туры килүен һәм үз хокукларыңны ничек якларга икәнен товар төргәгендә нинди маркировка күрсәтә.
Шулай ук белгечләр сатып алучының закон таләпләренә туры китереп төрле ситуацияләрдә эш итүенең конкрет мисалларын тикшерделәр.
- Кайсыбыз сатып алынган товарның сыйфатсызлыгы яисә базарда исәп-хисап ясаганда ялгышулар белән очрашмаган? Ә бит еш кына бу күренешләр безнең кулланучылар белемен белмәвебез аркасында була. Без ачуланырга мөмкинбез, ләкин ничек дөрес эшләргә белмибез. Ә кулланучылар белеме дәресләре укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән таныштыра, товар этикеткасыннан дөрес файдаланырга өйрәтә һәм актив кулланучылар позициясен формалаштырырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте дәүләт структуралары хезмәткәрләре.