Арча территориаль органы ветераннарын котладылар

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Үзләренең коллегаларын өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен матур традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров элекке хезмәттәшләрен - Шәймуллина Фәүрүзә Вафовна, Юзеева Нина Герасимовна, Шәйхиев Илһам Гайфи улы, Шаһиева Дания Госмановна, Юнысова Минсара Сафиновнаны бәйрәм белән котлады. Пенсионерлар кунакларны шатланып каршы алдылар, күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен һәм тапшырылган азык-төлек җыелмалары өчен рәхмәт белдерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә белем бирү өчен татар телендә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.

Бу көнне һәр ветеранга күпьеллык хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләре табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International