Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә консультация сорап кулланучы мөрәҗәгать итте. Агымдагы елның гыйнварында 12 айлык гарантия срогы куелган кер юу машинасы сатып алынган, ә сентябрьдә ул эшләми башлый. Бу очракта ничек эш итәргә? Закон буенча товарны алыштыруны яки сыйфатсыз кер юу машинасы өчен акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинме?
Бүлек белгече тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә консультация бирелде. Кер юу машинасы техник яктан катлаулы товарларга карый, шуңа күрә гамәлдәге закон нигезендә, гарантия срогы вакытында сатып алынганнан соң 15 көн узгач, ул бары тик ремонтлауга гына дучар ителә. Язу формасында килешү белән билгеләнгән товарның кимчелекләрен бетерү вакыты кырык биш көннән артмаска тиеш. Шул ук вакытта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда (20 статья) сатучының озак файдалану товарларына карата бурычы каралган, кулланучының таләбе буенча 3 көн дәвамында аңа ремонт чорына шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны бирергә, үз хисабына китерүне тәэмин итәргә тиеш. Кулланучы бу хокуктан файдалана ала. Таләпләрне, мөрәҗәгать итү датасын теркәү өчен, язма рәвештә куярга киңәш ителә.