Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре даими рәвештә укучы яшьләр арасында кулланучылар белемен арттыру буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе үткәрә, аның кысаларында тематик факультатив дәресләр һәм лекцияләр үткәрү; уку йортларында методик кулланма тарату каралган.
Зәй районындагы хезмәткәр Эльвира Милочкина ветераннар Советы Рәисе Алексей Алексеев белән берлектә «Энергетик» мәдәният йортында түгәрәк өстәл артында укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде. Укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычлары һәм функцияләре, төрле өлкәләрдә законнарны үтәүне контрольдә тоту турында белделәр.
Белгеч, еш кына кулланучыда сатып алынган товарның (күрсәтелгән хезмәтнең яки башкарылган эшнең) сыйфатына дәгъвалар барлыкка килә, ә сатучы (башкаручы, җитештерүче) аның телдән мөрәҗәгать итүенә җавап бирүдән баш тарта, дип сөйләде. Мондый очракларда кулланучы шунда ук судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы, чөнки кулланучының сатучыга (башкаручыга) судка кадәрге язма мөрәҗәгате «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның мәҗбүри таләбе түгел. Әмма кайбер хезмәтләр буенча дәгъва белдерүнең судка кадәрге тәртибе мәҗбүри.
Алексей Васильевич «зыянлы гадәтләр» төшенчәсен ачты, аларның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты, зыянлы гадәтләр белән көрәшү ысуллары һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде.
Укучылар бик күп сораулар бирделәр, аларга җентекле җаваплар алдылар.