Саба районы Иштуган авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 6 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин, Саба муниципаль районы Иштуган авыл җирлеге башлыгы Дамир Гайнетдинов катнашында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законга кагылышлы сораулар буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Бу төр күчмә кабул итүләрнең максаты - гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс белеме турында аңлатылды. Чара барышында сөйләшү темасына буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар сыйфатсыз товарны кире кайтару вакыты, Интернет челтәрендәге сайт аша товар сатып алганда кулланучы хокуклары, шулай ук азык-төлекне кире кайтару мөмкинлеге мәсьәләләренә тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International