Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, өлкән яшьтәге кешеләргә белем бирү һәм аларга юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАОда ял итүчеләр алдында өлкәннәр көненә багышланган чираттагы чараны үткәрделәр.
Нәкъ менә шушы категория гражданнарның хокуклары бозылуга дучар була. Яше һәм сәламәтлеге аркасында алар халыкның иң якланмаган төркеме булып торалар: еш кына алдакчылар корбаннары булалар, үз хокуклары һәм бурычлары турында җитәрлек мәгълүматлары юк, үз хокукларын яклый алмыйлар.
Белгечләр үткәргән консультацияләр пенсионерларга күңелсез гамәлләрдән качарга һәм кулланучылар буларак үз хокукларын яклауда көчләрен һәм сәламәтлекләрен сакларга мөмкинлек бирә. Пансионат ял итүчеләре «Завод җитешсезлеге һәм гарантияле ремонт» темасын актив тикшерделәр.
Медицина өлкәсендә үз хокукларын яклау, аерым алганда, дару препаратлары сатып алу һәм, әгәр анда завод характерындагы җитешсезлек ачыкланса, медицина техникасын (ишетү аппаратларын) кире кайтару мөмкинлеге буенча мәгълүмат актуаль булып чыкты.
Пенсионерлар белән шәхси әңгәмәләр дә үткәрелде, дәгъва хатларын төзүдә ярдәм күрсәтелде. Тыңлаучылар файдалы мәгълүмат алдылар, кулланучылар базары өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Чарада катнашучыларның барысы да мәгълүмати-агарту материаллары алды һәм аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында «Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде.