Өлкәннәр декадасы һәм эшчеләр хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге КДК мәйданчыгында өлкән буын кешеләре өчен чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе, Россия кулланучылар берләшмәсенең төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашу оештырдылар. Белгечләр ваклап сату һәм электрон сәүдә, финанс хезмәтләре, көнкүреш һәм торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Иң еш очрый торган мәсьәләләр интернет-кибетләр аша медицина билгеләнешендәге әйберләр, кием һәм аяк киеме сатып алуга, юридик һәм медицина хезмәтләре күрсәтүгә кагылган иде. Очрашу актив һәм нәтиҗәле үтте. Чарада катнашучыларга истәлекләр, буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының махсус саны таратылды. Чара ахырында очрашуда катнашучылар өчен уртак чәй эчү оештырылды.