Яңа Чишмә интернат-йортында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция үткәрделәр

2023 елның 6 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чара үткәрде.

Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү. Анда катнашучыларга кулланучы белән эшкуарлык эшчәнлеге субъекты - җитештерүче, башкаручы, сатучы арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы турында мәгълүмат җиткерелде. Пенсионерларга кулланучылар хокуклары һәм аларны яклау механизмы турында җентекләп сөйләделәр.

Актив әңгәмә формасындагы очрашу дустанә атмосферада узды. Чара ахырында катнашучыларга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсенә кагылышлы файдалы мәгълүмат тупланган төрле буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International