Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, Әлки районы Базарлы Матак авылының «Находка» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Чараның төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, аларның куллану базары өлкәсендә хокукый белемнәрен арттыру.
Чарада катнашучылар белән товарларга гарантия срокларына, тиешле сыйфатлы товар өчен акчалата сумманы кире кайтару срокларына, сатып алынган товарның сыйфаты буенча әйләнеш срокларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, кулланучылар гарантия вакыты булмаса, экспертиза үткәрү өчен кем җаваплы икәнен белделәр.
Чара барышында өлкәннәргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.