Зирәклек, җитлеккәнлек һәм тәҗрибә бәйрәме

2023 елның 6 октябре, җомга

Октябрьдә бик күп истәлекле даталар һәм бәйрәмнәр бар. Аларның берсе - зирәклек, җитлеккәнлек һәм тәҗрибә бәйрәме - Өлкәннәр көне!

Бу бәйрәм үзенчәлекле, ул буыннар арасындагы өзелмәс бәйләнешне, өлкәннәр алдындагы бурычыбызны искә төшерергә тиеш. Без ветераннарыбыз Певнева Людмила Николаевна, Бәдретдинова Фирүзә Хаҗгали кызына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә тормыш белән бетмәс кызыксыну, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен, ә тормышыгыз шатлык белән тулы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International