Арча шәһәренең интернат-йортында очрашу узды

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән очрашу үткәрде.

Чара олы яшьтәге кешеләргә карата җылы котлау сүзләре белән башланды.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп статьялары һәм ваклап сату кагыйдәләре аңлатылды. Законнардагы яңалыклар турында мәгълүмат бирелде. Территориаль орган практикасыннан мөрәҗәгатьләрне карау мисаллары китерелде. Сатып алынган продукциянең яраклылык срокларына һәм саклау шартларына зур игътибар бирергә киңәш ителә. Чарада катнашучылар үз чиратында сыйфатсыз товар сатып алу чраклары белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алган файдалы мәгълүматлар өчен зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International