«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә укыту чарасын үткәрделәр

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Өлкән кешеләр көне декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә укыту чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган сораулар буенча телдән консультация бирү белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс белемнәре буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарларны кайтару вакыты һәм аяк киеме алмашу яки аны кире кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Законның «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы» дип аталган 25 статьясы һәм «Товарны сатуның дистанцион ысулы» дип аталган 26.1 статьясы җентекләп аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International