Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Лучов урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 9 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Чара барышында укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауга зур әһәмият бирелүе турында сөйләделәр, моның турында Татарстан Республикасы Конституциясенең 51 статьясы һәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы күрсәтмә бирә. Республикада кулланучылар мәнфәгатьләрен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе яклый. Укучыларга республикада кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарындагы роле турында сөйләделәр.
Сыйныфтан тыш дәрестә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм законга буйсынучы актларның кайбер нигезләмәләре - товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды. «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законның кайбер нигезләмәләренә аерым тукталдылар.
Лекция тәмамлангач, бүлек консультанты укучыларның сорауларына җавап бирде.