«Долголетие» социаль ярдәм үзәгендә» өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашу узды

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече белән берлектә видеоконференция режимында «Долголетие «социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау турында әңгәмә уздырды.

Чара кулланучылар хокукларын яклау, халыкның финанс белемнәрен арттыру, өлкән яшьтәге кешеләр арасында мошенникларның гамәлләреннән саклау өлкәсендә мәгълүмати-агарту эше максатларында үткәрелде.

Әңгәмә барышында үзләрен күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре хокук саклау органнары хезмәткәрләре, банк оешмалары вәкилләре, көч структуралары һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре булып таныткан билгесез затларның мошенниклык гамәлләре темасына аерым игътибар бирделәр. Алар төрле сәбәпләр белән кешеләр, аларның якыннары һәм аларга караган милек, шул исәптән банклардагы матди чаралар, социаль түләүләр һәм пособиеләр турында мәгълүмат алалар. Олы яшьтәге кешеләргә үз мөлкәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле профилактика чаралары турында киңәшләр тагын бер тапкыр яңгырады:

- таныш булмаган кешеләрнең телефон шалтыратуларына, гадәти телефон номерларыннан да, төрле мессенджерлардан килгән шалтыратуларга да җавап бирмәскә,

- билгесез гражданнарга гадәти смс-хәбәр белән килгән мәгълүматны (цифрлы кодны) бирмәскә.

Тыңлаучылар чарада актив катнаштылар һәм төрле сәбәпләр белән мошенникларның акчаларын законсыз юл белән үзләштерү омтылышлары турында сөйләделәр. Әңгәмә тәмамлангач, катнашучылар күзәтчелек ведомстволары белгечләренә видеоконференция үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм өстәмә бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар. Шулай ук мондый очрашуларны «сорау-җавап» форматында уздыру турында теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International