Буа интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен очрашу узды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Өлкәннәргә багышланган декада кысаларында, 2023 елның 9 октябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч–эксперты Гүзәл Гайнуллина Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең әйдәп баручы белгеч–эксперты Вера Петрова белән берлектә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта олы яшьтәге кешеләр белән әңгәмә уздырды.

Очрашуның максаты - пенсионерларны Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек якланганын сөйләү. Аралашу дустанә шартларда узды, интернат-йортта яшәүчеләр бу очрашуга шатландылар, теләп аралаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре ветераннарны пироглар белән сыйлады һәм төрле тематикалы буклетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International