100 мл сыйдырышлы 369 пыяла флакон тартып алынган

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең сәүдә объектында спиртлы сыеклыкларны законсыз сату фактын ачыклаган. 100 мл сыйдырышлы 369 пыяла флакон тартып алынган, алар алкоголь продукциясе суррогаты сыйфатында сатылган. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә, ул тәмамлангач, РФ Административ хокук бозулар кодексына ярашлы рәвештә гаепле затларны билгеләү һәм аларны административ җаваплылыкка тарту буенча законнарда каралган чаралар күреләчәк. Алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International