«Фатихов ИП» сәүдә объекты сатучылары өчен семинар үткәрелде

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Ш. Х. Фатиховның сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру турында мәгълүмат бирелде. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясалды.
Сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм бу очракларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һ.б. нигезендә аңлатмалар бирделәр. Чара барышында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм мәгълүмати буклетлары таратылды.
Әлеге чара барышында сәүдә челтәрендә җитештерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителгән өстәмәләр мәсьәләләре тикшерелде. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе турында мәгълүмат бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International