Шәхси эшмәкәр В. В. Әхмәтшина сәүдә объектында семинар үткәрделәр

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр В.В. Әхмәтшина сәүдә объектында сатучылар өчен семинар оештырды, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен аңлатып, коррупциягә каршы юнәлешле, финанс белеме турында мәгълүмат бирде һәм мәгълүмати буклетлар таратты.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатыннан үткәрелде һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында гамәлгә ашырыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде, товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты проблемасына, товарлар ассортиментын киңәйтүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International