Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ай саен хуҗалык итүче субъектлар һәм ведомство карамагындагы районнардагы кулланучылар өчен профилактик чаралар үткәрә. Бу атнада эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында «Грамоталы кулланучы» акциясен үткәрделәр. Чараның төп максаты - халыкның кулланучылар белемен арттыру. Сәүдә объектларына килүчеләргә рус һәм татар телләрендә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды. Район халкы һәм кунаклары акциядә теләп катнаштылар, куллану базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар һәм Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линия телефоны эше турында мәгълүмат алдылар.