Гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырдылар

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Чираттагы күчмә кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Иске Салавыч авылында үткәрделәр. Алкоголь продукциясен сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрделәр.

Булачак күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.

Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, шулай ук алкоголь базары өлкәсендәге мәсьәләләр тикшерелде.

Эшмәкәрләр һәм авыл халкы барлык сорауларга да эчтәлекле җаваплар алды.

Катнашучылар оештыручыларга кабул итүләре, файдалы мәгълүматлары өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International