Казан шәһәренең сәүдә мәйданчыкларында кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

11.10.2023 көнне «Родина» сәүдә комплексында, мәгърифәтчелек һәм профилактика эшләре кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды.

Чаралар барышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлешендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча сатучылар һәм сатып алучылар консультация алды:

- Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре,

- Аерым товарларны сату кагыйдәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары.

Чаралар барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International