Түгәрәк өстәл артында файдалы сөйләшүе

2023 елның 13 октябре, җомга

Апас районы үзәк китапханәсендә «Өлкәннәрнең хокукый иминлеге» темасына «түгәрәк өстәл» уздырылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гөлнара Абдрахманова да катнашты. Белгеч тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының төп статьялары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары аңлатылды. Тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару, сатучылар тарафыннан касса чеклары бирү мәсьәләләре тикшерелде. Апас районы прокуроры ярдәмчесе «Банк карталарыннан акча урлау буенча мошенникларның эшләреннән үзеңне ничек сакларга» дигән темага чыгыш ясады. Чарада социаль яклау бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар оештыручыларга җиткерелгән файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

Чара барышында тематик буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International