Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен күтәрү максатыннан «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» программасы кабул ителде, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе - кулланучылар белемен арттыру буенча эшчәнлек алып бару, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасын үткәрү.
Укучыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә мотивациясен арттыру, укучыларда товарлар, эшләр һәм хезмәтләр куллану базары турында белемнәр, грамоталы куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру, үз ухокукларын мөстәкыйль яклый белү әлеге Олимпиаданың төп бурычлары булып тора.
Шул максаттан эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Лилия Залятова Әлмәт шәһәренең 20нче урта мәктәбендә укучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу» темасына лекция үткәрде.
РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган РФ Законының 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында», «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре» статьялары каралды.
Мондый чараларның максаты - яшь буынны түбәндәге очракларда үз хокукларын дөрес якларга өйрәтү:
- тиешле сыйфатлы товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алуга,
- товарлар (эшләр, хезмәтләр) һәм аларны җитештерүчеләр (башкаручылар, сатучылар) турында мәгълүматка,
- куркынычсызлык, товар (эш, хезмәт) җитешсезлекләре нәтиҗәсендә китерелгән зыянны түләтү, суд яклавы.
Укучылар югары дәрәҗәдә активлык һәм кызыксыну күрсәттеләр, сораулар бирделәр һәм хокукый мәсьәләләрне хәл иттеләр.