Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән семинарлар үткәрелде.
Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре карала.
Сатыла торган товарларга һәм кулланучылар почмагына бәяләрне рәсмиләштерү, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда кулланучылар белән мәсьәләләрне ничек хәл итәргә кирәклеге, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм вакыты турында аңлатмалар бирелә.
Чаралар вакытында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.