2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Буа һәм Чүпрәле районнары буенча муниципальара бүлектә консультация өстәле оештырды.
Кабул итү барышында халык кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга кагылышлы сорауларын бирде. Гражданнарга сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп нәрсәләрне аңлаттылар.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар урнаштырылган иде.