2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр С.Г. Б. сәүдә объектында хезмәткәрләр өчен укулар үткәрелде. Үткәрелгән чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды.
Сатучылар сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм кулланучы почмагы, оешманың элмә такталары һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында киңәшләштеләр.