Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре КФУның 2 нче курс студентлары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законны гамәли куллану» дигән темага семинар үткәрде.
Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты - компанияләрнең булачак хезмәткәрләренең, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү һәм ваклап сату өлкәсендә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.
Шулай ук кулланучыларның нигезсез дәгъваларына юридик яктан грамоталы каршылык күрсәтергә мөмкинлек бирүче белем һәм күнекмәләр бирү, кулланучылар экстремизмын профилактикалау ысулларын төшендерү.
Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аерым алганда, Казан территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге функцияләре турында кыскача мәгълүмат бирелде.
Чара ахырында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.