Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кулланучылар һәм сатучылар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация эшләре үткәрделәр.
Консультация пункты эшләгәндә гражданнар нигездә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:
- зурлыгы буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга;
- ялгыш сатып алынган азык-төлек товары өчен акчаны кире кайтарып буламы;
- товар сатып алганда мәгълүматка мәҗбүри һәм кирәкле таләпләр һәм башкалар.
Сатып алучылар еш кына сатучыга зурлыгы, фасоны, төсе буенча туры килмәгән товарны алмаштыру яки кире кайтару өчен кире борылып киләләр. Эшмәкәрләр һәм сатучылар бу хәлгә төрлечә карыйлар. Кулланучы таләпләрен үтәүдән законсыз баш тарту очракларында Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 25 статьясы нигезләмәләрен аңлатырга туры килә. Кулланучы ундүрт көн дәвамында тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны, әгәр ул (товар) формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме, яки комплектлашуы буенча туры килмәсә, сатып алынган сатучыдан шундый ук сыйфатлы товарга алыштырырга хокуклы. Шул ук вакытта товар эксплуатациядә булырга тиеш түгел, товар төре, куллану сыйфатлары, фабрика биркалары һәм ярлыклары сакланырга тиеш.
Әгәр сатып алучы мөрәҗәгать иткән вакытта сатучыда алмашу өчен кирәкле товар булмаса, әлеге товарны кайтарганнан соң өч көн эчендә сатучы тарафыннан акчаны кайтару мәсьәләсе хәл ителә.
Барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре аңлатмалар бирелде.
Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын кулланырга киңәш ителә, ягъни судка кадәрге тәртиптә.
Кулланучылар белемен арттыру буенча эш дәвам итә.