Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен базарда чара уздырдылар

2023 елның 20 октябре, җомга

Кулланучылар хокукларын бозуны булдырмау һәм кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә ведомство карамагындагы районнарда һәм Чаллы шәһәрендә кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре белән консультация-аңлату эшләре алып баралар.

Һәр өлкән кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да начар сыйфатлы товарлар сатып алгандыр: бу бозылган азык-төлек, сыйфатсыз кием һәм техника булырга мөмкин. Еш кына сатып алучының хокуклары сатып алу башкарганчыга кадәр үк бозыла, сатучылар товарларның килеп чыгышы һәм сыйфат характеристикалары турында дөрес булмаган мәгълүмат бирәләр, ә аннары мәгълүмат бирүдән бөтенләй баш тарталар. Бу очракларның барысы да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә карый һәм закон белән җайга салынган.

Кулланучылар хокуклары гамәлдәге законнарның күп кенә нормалары белән көйләнә һәм яклана, әмма төп акт булып РФнең 07.02 1992 елгы 2300-I номерлы Законы тора.

Кулланучының сыйфатлы хезмәтләр алу һәм сыйфатлы товар сатып алуга хокукы бар. Закон сатучыны матди яки матди булмаган продукциянең сыйфатын җентекләп күзәтергә мәҗбүр итә. Сатып алучы хезмәтләрнең яки товарның техник һәм сыйфат характеристикалары турында ышанычлы мәгълүмат алырга, товарның составы, җитештерүче, гарантия срогы, хезмәт күрсәтү һәм гарантия ремонты хезмәтләре күрсәтүче сервис үзәкләре булу турында мәгълүмат алырга хокуклы. Сатучы яки хезмәт башкаручы мәгълүматны яшермичә һәм тулысынча бирергә тиеш.

Кулланучыларга тәкъдим ителгән товарлар һәм хезмәтләр кулланучыга, аның милкенә һәм тирә-юньдәге кешеләргә зыян китерү ихтималын булдырмаска тиеш. Һәрбер товарның җитештерүче тарафыннан билгеләнгән хезмәт итү вакыты бар. Бу товар хезмәт итәргә тиешле вакыт. Моннан тыш, техник яктан катлаулы әйберләрнең гарантия вакыты бар, бу вакыт эчендә предмет ватылмыйча эшләргә тиеш. Әгәр дә ул эшләмәсә, сатучы әйберне бушлай ремонтлауны тәэмин итәргә яки төзек булмаган товарны тиешле сыйфатлы товарга алыштырырга тиеш. Әгәр кулланучы сатып алынган товарны эксплуатацияләү яки хезмәт күрсәтү барышында югалтулар кичерсә, сатучы (башкаручы) бу югалтуларны тулы күләмдә компенсацияләргә тиеш. Бу сорауларның барысы да Менделеевск шәһәренең хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре белән очрашуда каралды. Алган белемнәрен ныгыту өчен белгечләр катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе чыгарган тематик буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International