Кулланучылар базары өлкәсендә чираттагы профилактик чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Әгерҗе районында уздырды.
Чараның төп максаты - кешеләргә гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемнәрен арттыру.
Чарада катнашучылар белән продуктларның яраклылык срогына, товар турында мәгълүматка, кибеттән бозылган товар сатып алынса, кулланучылар хокуклары, сатып алынган товарның сыйфаты буенча кулланучылар әйләнеше срокларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, кулланучылар гарантия вакыты булмаса, экспертиза үткәрү өчен кем җаваплы икәнен белделәр. Мондый чаралар Татарстан Республикасының кулланучылар базарында сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Чара барышында барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.