Менделеевск муниципаль районында эшләдек

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск муниципаль районына төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү һәм районның сәүдә объектларында профилактик чаралар үткәрү өчен бардылар.

Бүлек хезмәткәрләре 24 позициядән торган Менделеевск районының федераль, локаль челтәрләр һәм челтәр булмаган кибетләрендә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрделәр. Шулай ук ваклап сату челтәрендә сыраның тәкъдим ителүе мониторингы үткәрелде.

Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар өчен «Чаллы икмәге» һәм «Магнит» кибетләрендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле конкрет ситуацияләр каралды, аерым алганда, кассадагы бәянең күрсәтелгән бәягә туры килмәве, продуктларның яраклылык сроклары, товар турында мәгълүматның туры килмәве очраклары, аларны хәл итүнең оптималь юллары каралды.

Чараны уздыру кысаларында кгаулланучылар үзара мөнәсәбәтләр өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.

Барлык катнашучылар да Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линия телефоны эше турында хәбәр ителде: (88552)71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International