Зыян китерү куркынычын профилактикалау максатыннан

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Айвазова төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Әлмәт районының сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вазыйфаи заты (инспекторы) тарафыннан контрольдә тотылган затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә формасында яисә видеоконференцэлемтәдән файдалану юлы белән үткәрелә торган профилактик чара. Профилактик визит үткәрү тәртибе һәм вакыты 248-ФЗ номерлы Федераль законның 52 статьясында билгеләнгән.

Әлеге визитны уздыруның нигезе булып шәхси эшмәкәр «А.Ф. Ш.»нең бер ел элек алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баруга керешүе тора.

Хуҗалык итүче субъект вәкиленә РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы «Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аерым төр аз алкогольле эчемлекләрне идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында»гы карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре («Честный знак» маркировкалау системасы) аңлатылды. Идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмати системасын сыра, сыра нигезендә җитештерелгән эчемлекләргә карата кертү үзенчәлекләре, һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләре каралды.

Индивидуаль эшкуарга алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирелде.

Сәүдә оешмасы хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында түбәндәге темаларга видеороликлар карарга киңәш иттеләр: тикшерүләр үткәргәндә эшмәкәрнең хокуклары, кисәтү алган очракта эшмәкәрнең гамәлләре, 2022-2023 елларда бизнеска ярдәм чаралары. шулай ук «Тикшерелгән бизнес» интернет – порталында сораштыру узарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International