Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Лилия Камалова чираттагы тапкыр лекция үткәрде.
Әлеге чарада «Изгелек» реабилитация үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучыларына Лилия Камалова товарларны дистанцион ысул белән сату үзенчәлекләре турында сөйләде. Бу тема актуаль, чөнки кулланучылар товарны сатып алуның дистанцион ысулын өстен күрәләр. Чара барышында мондый сорауларны карадылар:
- Дистанцион сәүдәгә нәрсәләр кагыла?
- Нинди товарларны дистанцион рәвештә сату тыела?
- Дистанцион сәүдә кагыйдәләрен нинди документ үз эченә ала?
- Товарларны дистанцион сатып алу-сатуның нинди үзенчәлекләре бар?
- Дистанцион сатып алынган товарны кире кайтару тәртибе нинди?
Әлеге чара кысаларында тыңлаучыларга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линия телефоны эше турында хәбәр ителде: (88552)71-43-03.