«А.» ҖЧҖ кибетендә семинар-уку үткәрделәр

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Әтнә районында урнашкан «А» ҖЧҖ сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров сәүдә өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.

Чараның максатчан юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау, сәүдә кагыйдәләре, бәяләрне рәсмиләштерү, Кулланучылар почмагы һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү.

Чара мәгълүмати материаллар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International