Сыра һәм сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре мәсьәләләре буенча күчмә чаралар уздырылды

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы «Идентификация чаралары белән сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен маркировкалау кагыйдәләрен һәм идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмати системасын кертү үзенчәлекләрен раслау турында, сыра нигезендә ясалган эчемлекләр һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләре турында»гы карары нигезендә 2023 елның 1 апреленнән республикада кегаларда сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр хәрәкәтенең эзләнү механизмын, «Честный знак» маркировкасы системасын эшләп чыгу буенча Эксперимент башланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә, шул исәптән сыра сатуны гамәлгә ашыручы предприятиеләрдә күчмә чаралар үткәрде.

Сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән «Честный знак» системасында маркировкалау кагыйдәләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International