Кулланучы, үз хокукларыңны бел!

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Безнең һәрберебез кулланучылар базарында катнашучы. Без барыбыз да товарлар сатып алабыз, көнкүреш хезмәтләре сорап мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать транспортыннан, коммуналь һәм медицина хезмәтләреннән файдаланабыз һ. б.

Сатучы яки башкаручы тәкъдим иткән товарлар һәм хезмәтләр һәрвакытта да  югары сыйфат стандартларына туры килми. Кулланучы хокукларын яклау таләп ителгән очраклар күп була – куллану срогы узган продуктлар сатып алу, көнкүреш техникасын китерү срокларын бозу, җиһазларны җыюда хаталар, төзелеш-ремонт эшләренең вакытында тәмамланмавы, сәламәтлеккә зыян китергән медицина хезмәтләре, туристлык юлламасына туры килмәгән кунакханәдә яшәү шартлары һәм башка күп нәрсәләр юулырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре сәүдә базарларында һәм предприятиеләрендә кизү тору һәм семинарлар үткәрде.

Сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация алдылар: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм көнкүреш кагыйдәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка хезмәт күрсәтү кагыйдәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International