Укыту семинарының темасы: «2023 елда алкоголь сату: таләпләр һәм тыюлар»

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районы кибетләрендә сатучылар өчен укыту семинарлары үткәрделәр. Чаралар вакытында ваклап сатучыларның алкоголь продукциясен үтәү өчен мәҗбүри булган закон таләпләре, шулай ук штраф алмау өчен үтәлергә тиешле тыюлар һәм чикләүләр турында сөйләделәр.

Алкогольле продукцияне ваклап сатуның төп кагыйдәләре «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законда (алга таба – 171-ФЗ номерлы Закон) язылган.

Алкоголь сату өчен (сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, әче балдан тыш) ваклап сатуга лицензия алырга кирәк. Югыйсә сатучы административ (РФ Административ хокук бозулар Кодексының 14.17 статьясының 3 өлеше, 14.17.1 маддәсе) һәм җинаять (РФ ҖК 171.3, 171.4 маддәләре) җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Закон балигъ булмаганнарга алкоголь сатуны тыя. Бу кагыйдәне бозу сатучыны административ (РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсенең 2.1 өлеше) яки җинаять (РФ ҖК 151.1 маддәсе) җаваплылыгына тартуга китерергә мөмкин. Сатып алучының 18 яшькә җитүенә инаныр өчен, сатучы аның яшен билгеләргә мөмкинлек бирүче документ таләп итәргә хокуклы, шул исәптән паспорт, йөртү таныклыгы, хәрби билет, чит ил паспорты, яшәүгә рөхсәт һәм башкалар).

Сатучылар өчен тагын бер таләп – төнге вакытта алкоголь сатуны тыю.

- Бу тыю гамәлдә булган гомуми вакыт аралыгы җирле вакыт буенча 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр билгеләнгән (171 - ФЗ номерлы законның 16 статьясының 9 пункты), - дип искә төшерде тыңлаучыларга Лилия Камалова.

Чарада катнашучыларга Яр Чаллы территориаль органының контакт телефоны күрсәтелгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International