Сәүдә объектында сатучылар өчен семинар-уку үткәрелде

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр С.М. И. сәүдә объектында семинар-уку үткәрде. Анда азык-төлек товарлары, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре сатыла.

Чара барышында РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре аңлатылды.

Кибет сатучыларына кулланучыларга мәгълүмат бирү, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру тәртибе аңлатылды. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясалды.

Сатып алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле буклетлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International