«Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда ял итүчеләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән чираттагы очрашуы узды.
Пансионатта Чаллы шәһәре халкы гына түгел, Татарстан Республикасының башка районнары халкы да ял итә һәм белем ала. Ял вакытында алар төрле оешма вәкилләре белән очрашалар, мәсәлән: пенсия фонды, социаль хезмәткәрләр һ.б. Һәр белгеч ял итүчеләрне үз эшчәнлек өлкәсе белән таныштырырга тырыша. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре үз чиратында пансионатта ял итүчеләр белән даими рәвештә очрашалар, әңгәмәләр, лекцияләр, викториналар үткәрәләр һәм ял итүчеләрне һәм пансионат хезмәткәрләрен РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән таныштырырга тырышалар. Тормыш мисалларында һәркемне белемле кулланучы булырга, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын якларга өйрәттеләр. Белгечләр шулай ук шәхси консультацияләр үткәрде һәм дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтте. Тыңлаучылар мондый очрашуларда һәрвакыт кызыксынучанлык күрсәтә, 1әр мәгълүматны игътибар белән тыңлый. «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ җитәкчесе белгечләргә җайга салынган эшләре, танып белү һәм файдалы очрашулар оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Һәр очрашу ахырында - истәлеккә фотога төшәләр. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.
«Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552) 71-43-03.