Әлмәт районының сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр

2023 елның 27 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Марат Миназов төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Әлмәт районының сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

«Р» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бер ел элек алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып бара башлады.

Хуҗалык итүче субъект вәкиленә сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрнең һәм «кега» транспорт тарасына тутырылган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләренең хәрәкәтен күзәтү буенча экспериментта катнашучыларның Татарстан Республикасында аларның әйләнешенең барлык этапларында маркировкаланган сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр белән эшләгәндә һәм МТ ГИС мәгълүмат биргәндә гамәлләре аңлатылды.

Сәүдә оешмасы хезмәткәрләренә РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы «Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аерым төр аз алкогольле эчемлекләрне идентификацияләү чаралары һәм үзенчәлекләре белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында»гы карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре («Честный Знак» маркировкалау системасы) аңлатылды. Ул Идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасын сыра, сыра нигезендә җитештерелгән эчемлекләргә карата кертү, һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләре турында РФ Хөкүмәе карары белән расланган. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр ителде. БДАМСка мәгълүмат бирү өлешендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше буенча закон таләпләрен үтәү турында аңлатма бирелде.

Чара барышында түбәндәге темаларга видеороликлар карарга киңәш ителә: тикшерүләр үткәргәндә эшмәкәрнең хокуклары, кисәтү алган очракта эшмәкәрнең гамәлләре, 2022-2023 елларда бизнеска ярдәм чаралары. Шулай ук «Тикшерелгән бизнес» интернет – порталында сораштыру узарга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International