Кукмара районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 27 октябре, җомга

Расланган график нигезендә, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Ханафина рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов, Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, Алкоторг ҖЧҖ вәкилләре һәм алкоголь продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.

2023 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча комиссия вәкилләре районның тулаем алкоголь базарындагы һәм торак пунктлардагы хәлләр турында фикер алышты.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен туктату буенча эш нәтиҗәләре, алкогольле продукцияне легаль булмаган әйләнештән тартып алынган күләме, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасындагы эш, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар саны турында фикер алыштылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарлар кабул ителде:

- алкоголь базарының торышын даими анализларга;

- күчмә сәүдә графигының үтәлешен контрольдә тотарга;

- салынган штрафларны түләтү буенча эшне көчәйтергә;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм легаль булмаган алкогольле продукцияне әйләнештән алу буенча эшне көчәйтергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International