Ачык тыңлаулар узды

2023 елның 28 октябре, шимбә

2023 елның 28 октябрендә Буа муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узды.

Чараның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог төзү юлы белән хокук бозуларны профилактикалау.

Чарада Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа шәһәре прокуроры Тимур Фатыйхов, район бизнес берләшмәсе вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында чарага районның авыл җирлекләре башлыклары тоташтырылган иде.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Рифат Сөнгатуллин профилактик чаралар, алкоголь базарындагы типик хокук бозулар, контроль органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү процедурасы, хокук бозуларга юл куймау өчен күрелергә тиешле чаралар турында сөйләде.

Әгәр элек профилактикага икенчел роль бирелгән булса, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын үткәрү кысаларында, профилактика эше беренче планга чыкты. Игълан ителгән тематика мәсьәләләре буенча фикер алышу диалог режимында узды.

Доклад тәмамлангач, чарада катнашучыларга «Тикшерүләр: төп тема турында гына», «Бизнеска ярдәм чаралары», «Эшмәкәргә кисәтү турында» дигән видеороликлар күрсәтелде.

Районның бизнес һәм администрация вәкилләренә үз сорауларын шәхсән бирергә, конкрет ситуацияләрне ачыкларга, килеп туган сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирелде. Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев ачык тыңлаулар үткәрү практикасының актуальлеген билгеләп үтте.

Нәтиҗә:

Чарага йомгакларны Рифат Сөнгатуллин ясады:

- Контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук бозуларны профилактикалау, ягъни бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру өстенлекле юнәлеш итеп билгеләнә.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, территориаль орган үткәргән чараларның нәтиҗәлелеге һәм күләме районның алкоголь базарында контрольне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде http://gosalcogol.tatar.ru/rus/ сылтамасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International