Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка К. кулланучының таләбен үтәүдән баш тарткан сатучының гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, колонка кыска вакыт эшләгәннән соң сүнә һәм озак вакыт дәвамында эшләми. Товарда кимчелекләр гарантия срогы дәвамында барлыкка килгәнлектән, сатып алучы кимчелекләре булган товарны алыштыруны таләп итә. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарта, моны товар техник яктан катлаулы һәм 15 көнлек срок тәмамланганнан соң гарантияле ремонт кына мөмкин дип аңлата.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясы (алга таба – Закон) һәм «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары аңлатылды.
Газлы су җылыткычлары техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми, шуңа күрә товарда гарантия срогы дәвамында кимчелекләр ачыкланганда, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, кулланучы теләсә нинди таләпне, шул исәптән товарны алыштыруны да, куярга хокуклы.
Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә законнарны бозу билгеләре күренә. Кулланучыга сатучыга дәгъва белдерергә киңәш ителә. Кирәк булса, территориаль орган белгечләре хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.