Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 8,9 литр тәшкил итә

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан физик затның фатирдан спиртлы продукция сату факты ачыкланды.

Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 3 шешә (8,9 литр) тәшкил итә.

Шул рәвешле, граждан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату) һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 15.12 маддәсенең 4 өлешендә (алкогольле продукцияне маркировкасыз һәм (яки) Россия Федерациясе законнары белән каралган мәгълүматны кертмичә әйләнештә тоту) каралган административ хокук бозуны башкарды.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Административ тикшерү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International