Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан, Баулы шәһәре, Пионер урамы, 11а йорт адресы буенча урнашкан «Магнит» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкоголь продукциясен дегустацияләү узды. Сатып алучыларга җирле җитештерүченең яңалыклары тәкъдим ителде: коньяклар, шампан шәрабы, бренди.
Әлеге чараның максаты - кулланучыларны һәм клиентларны «Татспиртпром» АҖ җитештергән продукциянең яңалыклары белән таныштыру, кулланучыларның игътибарын республика җитештергән алкогольле продукциягә җәлеп итү. Кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзлекләре турында җентекле мәгълүмат алдылар. Шәһәр халкы продукцияне кызыксынып сынап карады.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева катнашты. Ул шулай ук хуҗалык итүче субъект вәкилләренә, шулай ук сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, шул исәптән сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен аңлатты.
Чара барышында мәгълүмати материаллар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.