Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы 2023 елга контрольдәге субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәген хәбәр итә:
Чараның исеме: ачык тыңлаулар.
Чараның темасы: «Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау».
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.
Чараның датасы һәм вакыты: 2023 елның 23 ноябре, 10.00 сәгатьтә.
Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт (кече зал).
Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә.
Чара статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: үткәрелгән контроль һәм профилактика чаралары нәтиҗәләре буенча мәгълүмат, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозылуларның сәбәпләрен контрольдә тотылган субъектлар белән ачык фикер алышу, законнардагы үзгәрешләр.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.
Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 22.11.2023 елга кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: Florit.Mingazov1@tatar.ru
Мәгълүматны 8(8552) 71-26-36 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.