Кулланучылар мөрәҗәгатьләрен профилактикалау һәм карау максатларында гражданнарның күпләп булган урыннарында кизү тору актуальлеген югалтмый. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Наталья Нигъмәтуллина һәм Эльвира Вәлиева Әлмәт шәһәренең үзәк базарында хуҗалык итүче субъектлар, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча базарга килүчеләр өчен чираттагы дежурлык үткәрделәр.
Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда дежурлык үткәрү һәм профилактика чаралары нәтиҗәсендә шәхси эшмәкәрләрнең, шул исәптән базарларда үз эшчәнлекләрен алып баручыларның гамәлләренә һәм гамәлсезлекләренә мөрәҗәгать итүләр саны кими.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү чараларын гамәлгә ашырып, территориаль орган хезмәткәрләре гражданнар күпләп җыела торган урыннарда профилактика юнәлешендәге мәгълүмати материаллар тараталар, аларны гамәлгә ашыруның хокуклары һәм механизмы турында аңлатмалар бирәләр.
Бу кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны бертөрле куллану өчен мөһим.