Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 14 шешә тәшкил итә

2023 елның 3 ноябре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Х» кальян учреждениесендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 14 шешә (6,2 литр) тәшкил иткән.

Шул рәвешле, шәхси эшмәкәр РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 статьясының 2 өлешендә, 14.16 статьясының 2 өлешендә, 14.19 статьясында каралган административ хокук бозулар кылган:

- юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затның (индивидуаль эшкуарның) алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз ваклап сатуы;

- этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше, аларны җитештерү һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы ярдәмче документларсыз сату;

- этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәп-хисабын бозу.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документаль тикшерү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International