Шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сатканда хокук бозу факты ачыкланды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Д.Л». эчемлекләр кибетендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сатканда хокук бозу факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 5 кег (75,2 литр) тәшкил иткән.

Шул рәвешле, шәхси эшмәкәр РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясының 2 өлешендә, 14.19 статьясында каралган административ хокук бозу кылган:

- этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше, аларны җитештерү һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы ярдәмче документлары булмау;

- этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәп-хисабын бозу.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Бу очрак буенча планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International